Рамил Гатиятуллин яңадан Баулы районы башлыгы итеп сайланды

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Бүген IV чакырылыш Баулы муниципаль районы Советының беренче утырышында район башлыгын сайладылар. Депутатлар бертавыштан әлеге вазыйфага Рамил Гатиятуллинны сайладылар.

Район советының беренче утырышының төп пункты Баулы муниципаль районы Советы рәисе һәм район башлыгы вазыйфасын сайлау булды.

Беренче булып Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунинга сүз бирелде. Депутатларга мөрәҗәгать итеп, ул республика Президентының район башлыгы вазыйфасына кандидат итеп Рамил Гатиятуллин кандидатурасын тәкъдим итүен әйтте. Шушы ук кандидатураны тәкъдим итеп, Бердәм Россия" фракциясе исеменнән аның лидеры Ринат Хәмидуллин чыгыш ясады.

 Яшерен тавыш бирү юлы белән район Советы депутатлары район Советы рәисе һәм район башлыгы итеп 5нче шәһәр  округы депутаты Рамил Гатиятуллинны сайладылар. 

Район Советы рәисе һәм Баулы районы башлыгы урынбасары итеп Ринат Хәмидуллин сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International