Баулы бердәмроссиялеләре район башлыгы вазыйфасына кандидат күрсәтү турында карар кабул итте

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Баулыда «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Баулы җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе узды.

Конференциядә сайлау компаниясенә нәтиҗә ясалды. Анда Баулы муниципаль районы башлыгы, “Бердәм Россия” партиясе фракциясе депутатлары арасыннан “Баулы муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советы рәисе вазыйфасына кандидатура күрсәтү мәсьәләсе каралды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конференция делегатлары бу вазыйфага 5нче номерлы шәһәр округыннан шәһәр Советы депутаты Рамил Гатиятуллинны тәкъдим итәргә булдылар.

Конференция барышында партиянең җирле бүлекчәсе политсоветы составына үзгәрешләр кертелде, шулай ук партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары һәм активистларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International