Баулы шәһәре мэрын сайладылар

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

“Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге вәкиллекле органының IV чакырылыш депутатлары шәһәр Советының беренче утырышына җыелдылар. Төп тема буларак Баулы шәһәре мэрын һәм аның урынбасарын сайлау мәсьәләсе каралды.

Утырышны шәһәр Советы депутаты Рим Әхмәтҗанов алып барды. Утырышта 16 депутатның 14е катнашты. Беренче утырышта берничә җаваплы карар кабул ителде. “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлегенең вәкиллекле органы депутатларын сайлау нәтиҗәләре игълан ителде. Яшерен тавыш бирү юлы белән шәһәр Советы депутатлары арасыннан Баулы шәһәре мэры сайланды, ул – 5нче сайлау округыннан шәһәр Советы депутаты Рамил Гатиятуллин. Шулай ук Баулы муниципаль районы Советында Баулы шәһәр Советы вәкилен дә сайладылар, ул – 3нче сайлау округы депутаты Кәрим Корбанов. Аны шәһәр мэры урынбасары итеп тә сайладылар.

Утырышта “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Лариса Хрисанова Баулы шәһәр Советының 2020 елга һәм 2021-2022 план чорына “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында доклад белән чыгыш ясады. Ел башына калган 4,9 миллион сум хисабына бюджетның чыгым өлешен арттырырга, ул акчаныж 4,6 миллион сумын – “Безнең ишегалды” программасына кертелгән күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга, калган өлешен коеларны ремонтлауга юнәлтергә тәкъдим ителде. 

Айгөл Хөсәенова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International