Баулы районында алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен булдырмау комиссиясе утырышы узды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Бүген Баулы муниципаль районы башкарма комитетында этил спиртының һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау буенча район ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, шулай ук сәүдә челтәрләре вәкилләре катнашты.

Утырышта агымдагы елның 8 ае йомгаклары каралды, Баулы муниципаль районында алкоголь продукциясен сатуга анализ ясалды.

Утырыш йомгаклары буенча карарлар кабул ителде һәм тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International