«Эшмәкәрлекне популярлаштыру» төбәк проекты старт алды

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

2020 елның 1 сентябреннән 20 декабренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы халкы арасында «Эшмәкәрлекне популярлаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыра.

Проектны гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар сериясен үткәрү планлаштырыла.

Татарстан халкы өчен яшьләрне, эш башлаучы һәм эшләүче эшмәкәрләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән бушлай программалар эшләячәк.

14-17 яшьлек яшьләр өчен түбәндәге программалар оештырылачак:

1. Эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре буенча белем бирү курсы. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116deti.ru.

2. «Мәктәп укучылары өчен бизнес нигезләре» эшлекле онлайн-уены. Теркәлүгә сылтама: http://delovayaigraschool.ru.

3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә яшьләр өчен эшкуарлык, финанс һәм куллану белеме буенча республика олимпиадасы. Теркәлүгә сылтама: http://olimpiada116.ru.

4. Яшьләр өчен мәгълүмати-белем бирү сменасы. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116lager.ru.

Шулай ук эшкуарлык эшчәнлеген башларга ниятләгән затларны җәлеп итү өчен түбәндәге программалар оештырылачак:

1. «Фабрика - Старт» эш башлаучы эшкуарлар өчен программа. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116.ru.

2. Татарстан Республикасы халкының эшкуарлык компетенциясе дәрәҗәсен ачыклау өчен электрон автоматлаштырылган тестлаштыру. Теркәлүгә сылтама: http://moibiz116test.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International