2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНДВның махсус салым режимы гамәлдән чыгарыла

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

ЕНВД кулланган, башка махсус салым режимына билгеләнгән срокларга күчмәгән эшмәкәрләр 2021 елның 1 гыйнварыннан салым салуның гомуми режимын кулланырга тиеш булачак.

2021 елның 1 гыйнварыннан башка махсус салым режимнарына күчү өчен түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:


- салым салуның гадиләштерелгән системасына күчкәндә - 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча 26.2-1 номерлы белдерү (шул ук вакытта 2020 ел ахырына кадәр салым түләүче БНД кулланачак);


- салым салуның патент системасына күчкәндә - салым салуның патент системасын куллану башланганчы 10 көннән дә соңга калмыйча 26.5-1 номерлы форма буенча патент алуга гариза;

- бердәм авыл хуҗалыгы салымына күчкәндә - 2020 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча 26.1-1 номерлы белдерү кәгазе (шул ук вакытта 2020 ел ахырына кадәр салым түләүче ЕНВД кулланачак).

Федераль салым хезмәте тарафыннан ЕНВД кулланган эшкуарларга оптималь салым режимын сайларга ярдәм итәчәк методик тәкъдимнәр эшләнде.

Тулырак:  /file/bavly/File/Методические рекомендации.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International