26 сентябрьдә бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” дип исемләнгән белем бирү акциясе узачак.
"Татарча диктант"та теләге булган һәркем катнаша ала. Мәктәп укучылары өчен акция район мәктәпләрендә узачак, шәһәр халкы ике мәйданчыкта - үзәк китапханәдә (Гоголь ур., 21) һәм шәһәр китапханәсе - 1 нче филиалда (Чапаев ур., 2 а йорт) катнаша алачак. Акция башлану вакыты - 10.00. Акциягә авыл халкы да кушыла ала, анда чара җирле мәктәпләрдә узачак.
Акциядә катнашу өчен 89179130395 номеры буенча шалтыратып теркәлергә кирәк.
Диктантны өйдә дә язарга була. Быел диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан яки ТНВ-Планета каналлары аша укылачак. Катнашу өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
diktant.tatar сайтына керергә;
Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;
Онлайн трансляцияне ачарга;
Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки ватсап номерына җибәрергә:
Татарстан Республикасы өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 953-483-77-11
РФ регионнары өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 903-066-70-12
Чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 937-405-21-28