Ил турында кызыклы фактлар белсәң, приз ота аласың!

2020 елның 18 сентябре, җомга

21 сентябрьдә Мәскәү вакыты белән 11 сәгатьтә «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» викторинасының 2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган өченче сессиясе башлана. Өч иң белемле һәм җитез катнашучы янә акчалата бүләкләр алачак.

Викторинаның чираттагы сессиясе strana2020.ru сайтында узачак. Анда һәркем катнаша ала, форманы тутырып һәм электрон почта адресын калдырып сайтта теркәлү генә кирәк. Аннары нинди дә булса төбәк, статистика яки халык санын алу белән бәйле кызыклы сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Бу юлы викторина форматын яңартачак. Статистика һәм катнаш фәнни өлкәләрдә экспертлар кыска видеороликларда сораулар бирәчәк. Катнашучыга дөрес җавап сайларга һәм ролик янында төймәләрнең берсенә басарга кирәк. Чираттагы сессиядә биш эксперт катнаша, һәр катнашучыга бишәр сорау бирәчәк. Һәр кулланучы өчен сораулар аерылырга мөмкин.

Уйларга вакыт җитәрлек булачак - җаваплар викторинаның яңа этабы старт алганнан соң биш көн эчендә кабул ителә. Әмма җиңүчеләр булып иң күп дөрес вариантларны билгеләүче катнашучылар булачак.

Викторина тәмамлангач, видеолар бастырылачак, аларда экспертлар дөрес җавапларны атаячак һәм аларның ничек алынуын аңлатачак. Җавапларның кыскача версияләре текст форматында да мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International