Сәламәтлек саклау ветераны зур юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен күп еллар Баулы Үзәк район хастаханәсендә эшләгән Прасковья Ивановна Владимирова билгеләп үтә.

Хезмәт ветераны Прасковья Владимировнаның гомуми стажы 47 елдан артык. Район үзәк хастаханәсендә ул акушерка булып эшләгән, аның ышанычлы, тәҗрибәле, ягымлы куллары меңләгән Баулы балаларына дөньяга килергә ярдәм иткән. Ул инде күп еллар лаеклы ялда. Әмма намуслы хезмәте күп кенә пациентлар хәтерендә саклана.

Бүген дә Правсковья Ивновна рух күтәренкелеген югалтмый. Аны котларга килгән кунакларны ул сөенеп каршы алды. Ветеранны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм район үзәк хастаханәсе вәкиле котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International