Ветераннар советы каршында эшләүче “Пенсионер сәламәтлеге” Баулы клубы сезонны ачты.
Валентина Якупова җитәкләгән клубта 300дән артык пенсионер әгъза булып тора. Буш вакытларын алар сәламәтлек һәм күңел өчен файдалы итеп үткәрәләр - йөзү, теннис, тимераякта шуу, скандинав йөреше, гимнастика белән шөгыльләнәләр.
"Бездә скандинав йөреше белән 100 дән артык кеше шөгыльләнә, бу спортның иң арзан төре. Ә менә гимнастиканы әлегә ача алмыйбыз, чөнки дәресләр уза торган бинада социаль дистанцияне сакларга кирәк ", - ди Валентина Сергеевна.
2нче спорт мәктәбендә пенсионерлар атнага ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көнне йөзү акча белән шөгыльләнәләр. Универсаль залда һәм боз сараенда теннис һәм тимераякта шуу белән - дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә. Ә Марат Ильясовның дәвалау тренажёрларында сәламәтлекләрен ныгыту өчен пенсионерлар сишәмбе көннәрендә җыела алачак.