Баулыларга урып-җыю мәйданының 1 процентыннан ашлык суктырасы калды.
Бүгенге көндә районда 89 мең тонна ашлык суктырылган һәм 22,5 мең гектар җир эшкәртелгән. Бу атна ахырына кадәр урып-җыюны төгәлләү планлаштырыла, дип билгеләп үтте Баулы районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәрит Кыямов.