Баулы укучылары өчен Җиңү дәресе үткәрелде

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

“Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Баулы бүлекчәсе активисты Азалия Әбҗәлетдинова 6нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен Җиңү дәресе үткәрде. 

Җиңү дәресе Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану көненә багышланган иде.

Дәрес барышында балалар өчен «Икенче бөтендөнья сугышы» темасына викторина үткәрелде, шулай ук Ленинград блокадасы турында кыска метражлы фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International