«Без - сәламәт яшәү рәвеше яклы» - шундый девиз астында Баулының яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары шәһәр мәйданында бию флешмобы үткәрделәр.
Әлеге флешмоб Россиядә 11 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Аеклык көненә багышланган иде.