Бүген Баулы районында мәктәп укучылары арасында Сәламәтлек көне үткәрелде.
Укучылар төрле ярышларда һәм эстафеталарда катнаштылар, һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, ә кемдер рәхәтләнеп боз сараенда тимераякта шуды.