38 сайлау участокларың барысы да ачылды, районда - 22 һәм шәһәрдә 16.
Баулылар ике мөһим сайлау кампаниясендә катнаша: Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлыйлар.
Барлык участок сайлау комиссияләре 8.00 сәгатьтә эшли башлады.
Исегезгә төшерәбез, сайлауларда өч көннең берсендә катнашырга мөмкин. 11 һәм 12 сентябрьдә вакытыннан алда тавыш бирәчәкләр, ә 13 сентябрьгә Бердәм тавыш бирү көне билгеләнгән. Барлык сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.