Баулы районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары килде

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Баулы районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев килеп китте.

Эш сәфәренең программасы кысаларында ул Баулы шәһәр китапханәсен, “Колокольчик” балалар бакчасын, С.Сәйдәшев урамындагы “Безнең ишегалды” ишегалды программасы буенча ремонтланучы ишегалдын карады, шулай ук “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Җиңү һәм хезмәт даны паркын ремонтлауның барышы белән танышты.

Моннан тыш, Васил Шәйхразиев капиталь ремонттан соң Балалар сәнгать мәктәбен тантаналы ачуда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International