«Перерыв на кино» Бөтенроссия яшьләр кинофестивале кысаларында, Ленинград блокадасы башлану көнендә, «Дневник Орликины» документаль фильмы күрсәтелде.
Фильмны Баулы районының яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары карады.
"Дневник Орликины" документаль фильмы - чолганышта калган Ленинградта яшәгән Орликина Никифорованың балачагының куркыныч еллары турында гадел һәм тәэсирле хикәясе.
Фильм тамашачыларны битараф калдырмады. Активистлар фильмны зур кызыксыну белән карадылар, ә аннары - фикер алыштылар һәм үз уйлары белән уртаклаштылар.