Баулыга ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры килде

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Бүген эш сәфәре белән Баулы районында Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды.

Башта ул Кырымсарай авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын карады, анда ул учреждение эше, өлкәннәрнең яшәү шартлары белән танышты. 

Аннан соң министр Баулыда гражданнарны кабул итте, Марат Ильясовның “Я смогу” сәламәтләндерү үзәгендә, 2нче спорт мәктәбендә булды. Зур спорт залын, балалар һәм өлкәннәр бассейнын караганнан соң, ТР хезмәт министры барлык тудырылган шартларны югары бәяләде.

М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында Эльмира Зарипова тармак оешмалары вәкилләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International