Баулы районыныда җиңел атлетика буенча марафон узды

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Бүген Удмурт Ташлысы авыл җирлегендә ветераннар арасында дөнья чемпионы Василий Матвеев истәлегенә багышланган җиңел атлетика йөгереше узды.

Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Баулы районының 90 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узды.

Традицион марафон инде 25 нче тапкыр уза. Беренче тапкыр ул шушы җирлек территориясендә Василий Романович инициативасы белән үткәрелде. Җирлек башлыгы Николай Дегтярёв сүзләренә караганда, ул вакытта 14 кеше катнашкан. Ярышлар елдан-ел популярлаша, әкренләп район бәйгесе статусы алды. Ә быел ярышта республикабыз спортчылары гына түгел, Башкортстан, Самара өлкәсе спортчылары да катнашкан. Оештыручылар сүзләренчә, йөздән артык җиңел атлетчы теркәлгән.

Быел ярышларга Алексеевка авылында старт бирелде. Яшенә карап, катнашучылар төрле дистанцияләргә йөгерделәр: кече төркем - 1,5 километр, урта - 5 километр, өлкән - 8,5 километр.

Команда зачетында беренче урынны Баулы шәһәренең 1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе яулады.

Барлык җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International