Үзәк район хастаханәсенә (ЦРБ) сезонлы грипптан вакцинаның беренче партиясе кайткан инде.
Бүгенге көндә район хастаханәсенә олылар өчен 2400 вакцина кайткан, аларны укытучыларга, хроник авырулар булган затларга, шулай ук йөкле хатын-кызларга ясата башлаганнар.
Вакцинация гриппны булдырмый калырга яки аны җиңелрәк формада үткәрергә ярдәм итә.
Хезмәт бурычларын үтәгән вакытта күп кеше белән элемтәгә керергә туры килгән һәркемгә - укытучылар, медицина хезмәткәрләре, кондукторлар, автобус маршрутлары йөртүчеләргә вакцина ясарга кирәк.
Вакцинация процедура кабинетында үткәрелә. Балаларга прививкалар балалар консультациясендә ясала, ә өлкәннәргә - поликлиниканың өченче катында.
Грипптан вакцинация федерация акчалары исәбенә бушлай уздырыла.