Измайлово авылында спорт-уен мәйданчыгы төзеделәр

2020 елның 4 сентябре, җомга

Баулы районының Измайлово авылында балаларга күңелле сюрприз ясадылар.

Авыл клубы территориясендә спорт элементлары булган балалар мәйданчыгы берничә көн эчендә пәйда булды.

Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева сүзләренә караганда, спорт-уен мәйданчыгы җирле бюджет акчасына сатып алынган. Мәйданчык Измайлово авылы кешеләренең үз көчләре белән урнаштырылган.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә авылда 40 балигъ булмаган бала теркәлгән.

Индира Сәйфуллина фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International