Баулы балалар театр коллективы бүләк алды

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда үрнәк балалар коллективын сайладылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәктәптән тыш эшнең республика үзәге” учреждениесе белән берлектә республикабыз балалар иҗат берләшмәләре, коллективлары арасында “Үрнәк балалар коллективы” исемен бирүгә сайлап алу үткәрде. 

Конкурска 23 коллектив тәкъдим ителгән. Эксперт комиссиясе тарафыннан 10 коллектив сайлап алынган, алар арасында Укучылар йортының театр берләшмәсе дә бар.

"Большая перемена" коллективына "Үрнәк балалар коллективы" мактаулы исеме бирелде (җитәкчесе Алсу Саитова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International