«Мобиль поликлиника» Баулы районына килде

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән Баулы районында күчмә «Мобиль поликлиника» комплексы эшли башлады.

Күчмә медицина комплекслары президент программасы кысаларында ярдәм күрсәтә башлады. Максат - амбулатор медицина ярдәмен авыл халкына якынайту, диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр үткәрү.

Атна саен авыл торак пунктларына белгечләр - офтальмолог, кардиолог, ЛОР, хирург, невролог, эндокринолог, акушер-гинеколог, онколог, билгеле бер график буенча терапевт чыгачак. Белгечләргә язылу фельдшер-акушерлык пунктларында һәм табиб амбулаторияләрендә үткәрелә.

"Мобиль поликлиника" чыгу графигы:

1 - 4 сентябрь көннәрендә Татар Кандызы авылы

7 - 11 сентябрь көннәрендә Поповка авылы

14 - 18 сентябрьдә Новозареченск поселогы

21 - 25 сентябрь көннәрендә Исәргәп авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International