“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе йөзгә якын булачак укучыны биштәрле итте.
Быел беренче сыйныфка 396 укучы барачак.
Беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә җыеннарда ярдәм итү максатында районыбызда ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе үткәрелә. Әлеге акция кысаларында 100гә якын булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшыралар.
Портфельләр тапшыруга багышланган чара быел "ТАССРның 100 еллыгы" флагын хөрмәтләү кысаларында үзәк мәйданда узды.
Бәйрәмгә шәһәр мәктәпләренең 40 беренче сыйныф укучысы чакырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина әйтүенчә, мондый ярдәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга күрсәтелә.
Бу акциядә ел саен шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре катнаша. Аларның хәйрия ярдәме нәтиҗәсендә беренче сыйныф укучылары портфельләр генә түгел, күп санлы мәктәп кирәк-яраклары да ала.