Татар Томбарлы авылында республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасының спорт министры Владимир Леонов, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты.
Татар Томбарлы авылында ачылган спорт мәйданчыгы районда унбишенчесе.
Авыл кешеләрен сәламләп, мөхтәрәм кунаклар республика программаларының тормыш сыйфатын яхшыртудагы ролен, фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар, спорт һәм уен мәйданчыклары төзүдә, мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлауда зур эш башкаруын билгеләп үттеләр.
Авыл яшьләре исеменнән рәхмәт сүзләре белән Илнур Нәгыймуллин чыгыш ясады.