Дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара бүлегендә яңа җитәкче билгеләнде.
Бүген, 18 августта, аппарат киңәшмәсендә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Дәүләт теркәве федераль хезмәте идарәсенең Баулы һәм Ютазы районнары буенча муниципальара бүлекнең яңа башлыгы белән таныштырды. Бу вазыйфага Светлана Ушакова билгеләнгән.
Горький өлкәсе Палама бистәсендә туган Светлана Улубеговна 2001 елдан Татарстан Республикасының Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча РПФ идарәсендә эшләде. «Хезмәт ветераны» дәүләт бүләге бар.