Баулы районы чүплекләрне бетерү буенча иң яхшылар рәтендә

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Татарстанда күптән түгел узган санитар-экологик икеайлык чорында күпчелек район җитәкчеләре санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү эшләрен оператив рәвештә башкарып чыктылар. Моның хакта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәренә сылтама белән "Татар-информ" МА яза.

Шадриков үз чыгышында чүплекләрне 100 процентка бетергән районнарны, шул исәптән Баулы районын да билгеләп үтте. Чүплекләргә каршы көрәштә шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау районнары һәм Казан шәһәре алда бара. Спикер искәрткәнчә, санкцияләнмәгән чүп ташлау очракларының барысы да «Экологик карта» геомәгълүмат системасында теркәлә (www.ecokarta.tatar.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International