Татарстан Росреестры Татарстан радиосында үз-үзеңне изоляцияләүдән чыкканнан соң күчемсез милек рәсмиләштерү турында сөйләячәк

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

26 май көнне 6.45 сәгатьтә «Татарстан радиосы»нда «Яңа көн» программасы чыгачак. Анда гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләүдән чыкканнан соң күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Альбина Мәгъсүмова радиотыңлаучыларга яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле булган чикләүләр вакытында гариза бирүчеләр белән эшләү үзенчәлекләре, хокукларны һәм кадастр исәбен алуны туктатып тору вакыты кайсы очракларда озайтылуы һәм гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен кабул ителгән башка өстәмә чаралар турында сөйләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International