Видео аша кабул итү иртәгә - 19 майда булачак.
2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Язылу өчен телефон: 8 (843) 236-41-80.
Бу хакта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Баулы муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фәхриева хәбәр итте.