Һәр баулылы инде хәзер үк клубны яңарту буенча үз теләкләрен җиткерә ала.
"Ватан" Баулы шәһәре һәм Баулы районы балалар һәм яшьләрне җәлеп итү үзәге булып тора. Биредә шактый еллар күңел ачу, мәдәни һәм спорт чаралары уза.
2021 елда "Ватан"ны реконструкция көтә, дип хәбәр ителә "Яшьләр дөньясы" ММҮ ВК битендә. Яшьләр шунда ук "Яшьләр доньясы" яшьләр үзәге битендә урнаштырылган сораштыруда клубны яңарту буенча үз теләкләрен белдерә ала.