Татарстанда 162 "агростартапер"ның исемнәре игълан ителгән, алар якын арада авылда үз бизнес-проектларын башлап җибәрәчәкләр.
"Агро стартап" республика конкурсында барлыгы алты Баулы катнашты. Аларның өчесе, кирәкле балларны җыеп, җиңүче булды.
Крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен, Ильяс Таһирҗанов – сөт җитештерү юнәлеше буенча (40 сыер асрауга исәпләнгән проект), Альфред Мөхәммәдов – умартачылык юнәлеше буенча (140 умартагы исәпләнгән проект), Рита Овеян – 2,6 гектар мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерүгә грант алачак.