Роспотребнадзорда Баулы эшкуарлары өчен бердәм "Ачык ишекләр көне" узачак

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгын арттыру максатларында 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы бүлегендә (Баулы ш., Ленин ур., 27) эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

      Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында, кабул итүгә 8(85569)5-63-63, 5-63-62  телефон номерлары буенча алдан язылып кую зарур.

      Консультациягә язылган эшмәкәрләргә Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлегенә барганда, сулыш органнарын (битлекләр, ресираторлар) һәм кулларны (перчаткалар) индивидуаль яклау чараларын кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International