Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2020 елның 17 һәм 18 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта һәм һавада -2 градуска кадәр салкынлык көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Суыту аркасында авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне өшүдән саклау өчен аларны полимер пленка, тукылмаган материал (спанбонд), салам белән капларга итәргә кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм барлык телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.