Чәчәкләр салу тантанасы бүген Татар Томбарлы авылында, Баулыда "Мәңгелек ут" һәйкәле янында һәм шәһәрнең түбән өлешендәге Җиңү паркында узды.
Коронавирус пандемиясе аркасында бөтен Россия Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын үз-үзеңне изоляцияләү режимында билгеләп үтә. Барлык массакүләм бәйрәм чаралары да гамәлдән чыгарылды. Аларның күбесе интернет аша онлайн уза.
Шуңа күрә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәйкәлләргә чәчәкләр һәм венокларныберничә җитәкче озатуында гына салды.
Татар Томбарлы авылында иганәче ярдәме белән бүген беренче тапкыр Мәңгелек ут кабынды. Обелиск тирәсендә территорияне төзекләндерделәр, пилоннарда ветераннар исемлеген яңарттылар.
Рамил Гатиятуллин обелиск яңартуны финанслаган спонсорларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Индира Сәйфуллина