Баулы муниципаль районы башлыгының Җиңү көне белән котлавы

2020 елның 9 мае, шимбә

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын йөрәктән Бөек Җиңү Көне белән тәбрик итәм!

Әлеге гомумхалык бәйрәме үз гомерләре бәрабәренә Ватаныбыз азатлыгын батырларча яулап алган, шәһәрләребезне һәм авылларыбызны сугыш хәрабәләреннән торгызган данлыклы җиңүчеләр буыны белән бәйле.

Кызыл Армия солдатлары һәм офицерлары меңнәрчә чакрым сугышчан юл үтеп, фронтның һәр көнендә һәм һәр сәгатендә батырлык, кыюлык, фидакарьлек күрсәтеп, 1418 көн һәм төн буена дошман белән канкойгыч көрәш алып бардылар - җиңүгә юл шулай салынды. Тылда булганнар да, үз-үзләрен аямыйча, икмәкнең соңгы валчыгына кадәр фронтка озату өчен тырыштылар.
  
Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Гаять кырыс һәм изге булган әлеге көрәш көннәре ерагая барган саен, кешеләр күңелендә Бөек Җиңүнең әһәмиятен аңлау хисе арта бара. Без сезнең бүгенге көннәрне күрә алмаган полкташларыгызны хөрмәт белән искә алабыз. Сугышчан һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, актив тормыш рәвешегез өчен сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез. Бөек Ватан сугышы фаҗигасе безгә хәзерге заманда килеп туган куркыныч хәлләр белән көрәштә бердәм һәм бергә булырга кирәклекне аңлатып тора.

Барлык ветераннарыбызга әле тагын озак елларга нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен, барча баулыларга – тыныч күк йөзе һәм имин көннәр телим!

Бәйрәм белән, Бөек Җиңү Көне белән!

Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International