Баулы ветераннары концертны өйләре янында карадылар

2020 елның 8 мае, җомга

Үзизоляция режимына карамастан, Бөек Ватан сугышы ветераннары Аркадий Брехов һәм Иван Поликушин Җиңү көне алдыннан үз йортлары каршында урындыкларда утырып, чын бәйрәм концертын карадылар.

«Катюша», «Зәңгәр яулык» һәм бөек бәйрәмнең гимны булган «Җиңү көне» җырын Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты артистлары җырлады. Ветераннарны хөрмәтләү чын урам бәйрәменә әверелде. Социаль дистанцияне үтәргә тырышып, урамга ветераннарның күршеләре чыкты, вакыйганы үз йортлары тәрәзәләреннән күзәтүчеләр дә булды. Ветераннарны котларга район башлыгы Рамил Гатиятуллин да килгән иде. Ул аларга бүләкләр тапшырды һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ветераннар йортына реставрацияләнгән фронт автомобилендә «Пегас» патриотик клубы әгъзалары килде. Хәрби техника, корал, пегасчыларның формасы Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек иде, алар ветераннарның хатирәләрен яңартты.

Кадрия ГЫЙМАЗОВА

Автор фотосурәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International