Татарстан Росреестры беренче тапкыр ташламалы ипотека буенча өлешләп катнашу килешүен теркәде

2020 елның 8 мае, җомга

Бүген, 8 май көнне, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе беренче тапкыр, еллык 6,5% ставкасы белән, эскроу-счет механизмын кулланып, өлешләп катнашу килешүен теркәде. Татарстан Росреестрына электрон рәвештә бирелгән документлар пакеты бер эш көне дәвамында теркәлде. Өлешләп катнашу килешүендә төзүчедән Казанда фатир алган гаилә катнашты.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина:

«Татарстанда ташламалы ипотека буенча өлешләп катнашу шартнамәсен теркәү уздырылуына без бик шат. Беренче килешү артыннан башкалар да булыр дип өметләнәбез. Һичшиксез, әлеге чара гражданнар өчен дә, Күчемсез милекнең төзелеш базары өчен дә үз вакытында үткәрелә".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International