Баулы районында Covid-19 зарарлану очрагы расланды

2020 елның 8 мае, җомга

Татарстан Республикасы буенча Covid-19 оператив штабы мәгълүматлары буенча, бүген Баулы районында яңа вирус белән зарарлануның тагын бер очрагы теркәлгән.

Авыру һәм аның белән контактта булган 15 кеше үз өйләрендә изоляциядә. Тагын ике баулылы пневмония диагнозы белән Әлмәт хастаханәсенә салынган. Бу хакта Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин (@ramil.gatiyatullin битендә хәбәр ителә).

Бүгенге көндә ике баулылы коронавирустан дәваланган булып санала. Аларның аралашу даирәсеннән 30дан артык кеше күзәтү астында.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International