Ата-аналарның күп санлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы уку елын тәмамлау вакыты турында хәбәр итте.
12 майдан соң да Татарстан укучылары укуларын дистанцион форматта дәвам итәчәкләр.
1-8 сыйныф укучылары укуларын 23 майда, югары сыйныф укучылары - 9, 10 һәм 11 сыйныфлар укучылары уку елын 30 майда төгәлләр дип көтелә.
Чыганак һәм фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты