1 майдан Россиядә икътисадый өлкәдә кайбер үзгәрешләр үз көченә керә. Шулай ук май аенда кайбер студентлар укуны тәмамлаячак.
Безнең күбебез үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерүне көтеп яши. Әмма тормыш элеккегечә булмаячагын аңларга кирәк. Ким дигәндә, кайбер икътисади үзгәрешләр булачак.
Үзәк банк физик затларның акча күчерүләре өчен банк комиссиясенең максималь күләмен чикли. 100 мең сумга кадәр күчерү бушлай булачак, ә әлеге лимиттан арткан очракта комиссия сумманың 0,5 процентын (ләкин 1500 сумнан да артмаган) тәшкил итәчәк.
Нефть өлкәсендә дә үзгәрешләр булачак: нефтькә пошлина тоннасы өчен 6,8 долларга кадәр кимиячәк. Апрель аенда пошлина тоннасы өчен 52 доллар тәшкил иткән.
Май аенда хәрби белем бирү учреждениеләре студентлары укуларын вакытыннан алда тәмамлаячак. Әлеге карарны хәрби ведомство башлыгы Сергей Шойгу кабул итте.