Федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре турында

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

РФ Хөкүмәтенең 24 апрелендәге 576 номерлы карары белән 2020 елда федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре билгеләнде.

Субсидия субсидия алучыларның яңа коронавирус авыруы таралу шартларында эшчәнлекләрен гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында, шул исәптән 2020 елның апрель һәм май айларында эшчеләренең мәшгульлеген һәм хезмәт хакын саклауга бирелә.

Субсидия түбәндәге шартларны үтәгәндә бирелергә мөмкин:

· субсидия алучының 2020 елның 1 мартына кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелүе (ЕРСМСП Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган);

· субсидия алучының эшчәнлеге  яңа коронавирус йогышы таралу нәтиҗәсендә аеруча зыян күргән тармакларга кертелү. Субсидия алучы икътисадый эшчәнлекнең төп төре буенча билгеләнә, аның турында мәгълүмат ЕГРЮЛда яки ЕГРИПта булырга тиеш (2020 елның 1 мартына).

· субсидия алучы оешма ликвидация процессында булырга тиеш түгел, субсидия алучыга карата банкротлык процедурасы кертелмәгән, субсидия алучыны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан алдан төшереп калдыру турында карар кабул ителмәгән булырга тиеш;

* 2020 елның 1 мартына субсидия алучының салымнар һәм иминият кертемнәре буенча улаем алганда 3000 сумнан артып киткән бурычы булмаска тиеш;

· субсидия бирелә торган айда субсидия алучының хезмәткәрләр саны 2020 елның мартындагы хезмәткәрләр санының кимендә 90 процентын тәшкил итәргә тиеш.

Субсидия гариза нигезендә бирелә.

Апрель ае өчен субсидия алу өчен гариза салым органына 2020 елның 1 маеннан 1 июненә кадәр, 2020 елның май ае өчен - 2020 елның 1 июненнән 1 июленә кадәр тапшырыла.

Субсидия алу өчен гаризаны карауның барышы турында мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында урнаштырыла.

Тулырак мәгълүмат: https://bavly.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1742307.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International