Татарстан Росреестры "Business FM Казан" радиосында гариза бирүчеләр белән эшләүнең яңа форматы турында сөйли

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

7 майда 8.20 сәгатьтә "Business FM Казан" радиосында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина катнашында «Недвижимость» программасы чыгачак.

Татарстан Росреестры вәкиле гражданнар белән эшләүнең яңа форматы турында сөйләячәк, шулай ук нигә хәзерге вакытта Росреестр хезмәтләрен алганда электрон хезмәтләргә өстенлек бирү яхшырак булуын, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, нишләргә икәнлеген аңлатачак.

Тапшыру 9.20, 10.20 һәм 12.20 сәгатьтә кабатланачак. Радио 93.5 FM дулкынында эшли.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, узган радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин (rosreestr.tatarstan.ru, "Пресс-служба - радиоэфиры" бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International