Баулы муниципаль районы башлыгының 1 Май бәйрәме белән котлавы

2020 елның 1 мае, җомга

Хөрмәтле баулылар!

Яз һәм хезмәт бөйрәме уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез!

Халык традициясендә яз һәм хезмәт аерылгысыз төшенчәләр. Барлык буыннар өчен Беренче Май – эш вакыты гына түгел, яз килү һәм табигатьнең яңаруы да. Нәкъ менә шушы көннәрдә дөнья якты хисләр, яңа планнар белән тула. Без киләчәккә ышанычлырак карый башлыйбыз. Тынычлык һәм хезмәт – гаилә һәм җәмгыятьнең нигезе, ә май –

күңелләребездә яңа өметләр уята. Ышаныч белән шуны әйтә алам, без үз хезмәтебез белән районыбызның чәчәк атуына ирешә, һәркемнең хезмәте һәм осталыгы таләп ителгән шартлар тудыра алабыз. Без ветераннарыбызның хезмәт каәанышлары белән горурланабыз һәм безнең бурыч – аларга игътибарлы булу һәм хезмәт күрсәтү.

Без һәрвакыт Баулы районы тарихын булдырган тырыш хезмәтчәннәребез, кешеләребез белән горурландык. Соңгы айларда илдә һәм дөньяда килеп туган хәл безнең планнарга үз төзәтмәләрен кертте. Быел без 1 майда традицион митинг һәм хезмәт коллективлары йөрешен, халык күңел ачуларын үткәрә алмыйбыз. Шуңа да карамастан, һәр баулылы бәйрәмне иң якын кешеләр белән билгеләп үтәр дип өметләнәм.

Кадерле якташлар! Сезгә ныклы сәләмәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге, изге максатларга омтылыш телим!

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International