Баулыда коронавирус белән авыручылар саны артмады

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

29 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Баулыда элеккечә ике пациент өйдә дәвалана. 

Бөгелмә районында, Баулы районындагы кебек үк, 29 апрельгә Covid очраклары ачыкланмады. Бу хакта ТР буенча коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб хәбәр итә. 

Оператив мәгълүматлар буенча, БР Октябрьский шәһәрендә эпидемиологик хәл үзгәрешсез. Шәһәрдә  коронавирус  белән зарарлануның расланган 11 очрагы теркәлгән. 2 кеше Уфада дәвалана. Шулай итеп, Октябрьский халкында коронавирус йогышының расланган 13 очрагы бар. 1нче шәһәр хастаханәсенең коронавирус авыруы булуда шикләнелгән 8 пациент дәвалана. 28 апрельдән шәһәрдә беренче пациентларны кабул иткән ковид-госпиталь җәелдерелгән, дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми сайты oktadm.ru. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International