Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимын бетерүнең мөмкин булган срокларын атады.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова фикеренчә, авыручылар санын киметү өчен россиялеләргә май бәйрәмнәре вакытында өйдә калырга кирәк, дип хәбәр итә РИА Новости.
Попова фикеренчә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы 12 майдан соң бетерелергә мөмкин, тик акрынлап.