Баулы ветераны котлаулар кабул итә

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Хәнсевәр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнезәки Шиһап улы Сираев бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны телефон аша Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады.

Миннезәки ага - Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт куйган буын вәкиле. Ә туган авылы колхозында хезмәт ветераны барлыгы 49 елга якын эшләгән. 

Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран күңел күтәренкелеген югалтмый. Тормыш иптәше Зәйтүнә Әхтәм кызы белән 65 ел тату гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр. 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин юбилярга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Миңнезәки Шиһаповичка шулай ук ил Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы да җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International