Үзмәшгульләр өчен файдалы мәгълүмат

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле Баулы районы үзмәшгульләре!

Үз продукциягезне сату өчен сез «Биржа мәйданчыгы»агрегатын куллана аласыз.

Агрегаторда эшли башлау өчен теркәлү узарга, продукция турында тәкъдимнәрне республика маркетинг үзәге функцияләре Агрегаторына җибәрергә кирәк. Тулырак инструкция Агрегаторның беренче битендә «үзмәшгульлек» бүлегендә урнаштырылган http://bp.zakazrf.ru./

Үз продукциясе турында мәгълүматны "Продукция тәкъдимнәре исемлеге" Агрегаторына тапшырганда гына, үзмәшгуль аны предприятие, оешма һәм физик затлар заказлары буенча сатырга мөмкин.

Сораулар туганда 8(843) 212-13-19 телефоны буенча яки bp@mail.zakazrf.ru  электрон адрес буенча "Биржа мәйданчыгы" агрегаты белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International