Баулы районында мәктәп укучыларына азык-төлек җыелмалары бирәләр

2020 елның 24 апреле, җомга

Баулы районы мәктәпләре укучыларына (алар 3881 кеше) дистанцион укытуда булган чор өчен азык-төлек җыелмалары бирелә. Бу хакта район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева хәбәр итте.

 «Балаларны ашатуга дотация көненә 7 сум 70 тиен тәшкил итә. Әлеге сумманы исәпкә алып, укучыларга сухпайлар бирелә. Коры азык-төлеккә керүче продуктларның расланган исемлеге бар. Беренче сыйныф укучылары өчен, атнасына биш көн белем алу сәбәпле, апрель ае өчен сумма 146 сум 30 тиен тәшкил иткән. Беренче сыйныф укучыларының сухпаекларына макарон, шикәр, үсемлек мае керә. 2-11 сыйныф укучылары өчен сумма 169 сум 40 тиен тәшкил итте. Аңа макарон, шикәр, сок, үсемлек мае керде», - дип сөйләде Дарина Ганиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International