Татарстан КФҮ индивидуаль эшкуарларны һәм юридик затларны теркәү буенча хезмәт күрсәтүне яңадан башлап җибәрде.
Әлеге хезмәт кысаларында Татарстанда «Минем документлар»ның барлык офисларында шәхси эшмәкәр һәм юридик зат буларак теркәлергә яки предприятиене ябарга яки эшчәнлек төрен үзгәртергә дә мөмкин.
Беренче ике очракта салым органына турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә дәүләт пошлинасы шәхси эшмәкәрләр өчен 800 сум, юридик затлар өчен 4000 сум тәшкил итә. КФҮтә әлеге хезмәтләр бушлай күрсәтелә.
Бушлай теркәүнең тагын бер варианты бар - документларны электрон рәвештә җибәрергә (РФ Дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Федераль салым хезмәтенең шәхси кабинетыннан файдаланып), ләкин моның өчен цифрлы имза кирәк.
КФҮ аша юридик затларны теркәү – 9 эш көне эчендә, аларны ябу - 11 эш көне эчендә башкарыла.