Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 24 апрель көнне, республика территориясендә урыны белән буран көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:


Буран вакытында:

Буран юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозларга басудан качарга кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биргәндә, Сез арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтәчәксез. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктаган очракта  күз күреме югары булган жилетны кулланырга.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

Машина йөртүчеләргә:

1. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә мондый шартларда узып китүләрдән баш тартырга;

2. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

3. Кисәк тормозларга басудан качарга, кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

4. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;

5. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.


Җәяүлеләргә киңәш ителә:


1. Урамнар һәм юллар чыкканда чиктән тыш игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга: күз күреме җитәрлек булмаганлыктан һәм юлларның шуып төшүе аркасында машина йөртүчегә транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;

3. Юл өлешен , мөмкин булганча, җир өсте яисә җир өсте җәяүлеләр кичүләрен генә файдаланырга;

4. Хәрәкәтле транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Күрү сәләте югары булган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

Фото архивтан.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

"ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International